news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында 105 яшьлек Өммениса әби өендә тавыш бирде

Өлкән яшьтә булса да, әби илдәге сәясәттән яхшы хәбәрдар.

Мамадыш районында 105 яшьлек Өммениса әби өендә тавыш бирде
http://mamadysh-rt.ru

​​​​​​​(Мамадыш, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Нократ», Минневарис Миңгалиев). Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче 105 яшьлек Өммениса Һадиева сайлау участогына үзе килә алмады. Ул гражданлык бурычын өендә үтәде.

Өлкән яшьтә булса да, әби илдәге сәясәттән яхшы хәбәрдар. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, бүген ул өендә тавыш бирде.

«Мин элек сайлауларга бәйрәмгә барган кебек бара идем», — диде ветеран.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100