Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның тугыз вице-премьеры расланды
Депутатлар тәкъдим ителгән кандидатураларның барысын да хуплады.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына тугыз кеше билгеләнде. Аларның кандидатураларын Дәүләт Советы утырышында депутатлар раслады.
Кандидатураларны Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул аларның һәркайсының эшчәнлегенә кыскача сыйфатлама биреп чыкты. Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына расланды. Ләйлә Фазлыева, Васил Шәйхразиев, Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына хупланды.
Альберт Кәримов — ТР вице-премьеры-сәнәгать һәм сәүдә министры, Мидхәт Шаһиәхмәтов — Татарстан вице-премьеры — икътисад министры, Марат Җәббаров — ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин — шулай ук, вице-премьерлар исемлегендә.
Алексей Песошин Хөкүмәт составында 18 министрлык, 5 дәүләт комитеты булачагын әйтте. Социаль-икътисади мониторинг комитеты бетерелеп, бурычлары Икътисад министрлыгы вәкаләтләренә тапшырылган. Мәгариф һәм фән министры вице-премьер статусыннан башка гына эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз