news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керешүе тантанасы

Тантана иртәнге 10:00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керешүе тантанасы

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керешәчәк. Тантананың трансляциясен «ТНВ» телеканалыннан һәм Интернеттан карарга мөмкин.

Татарстан Конституциясе нигезендә Рөстәм Миңнеханов республика халыкларына тугры булуга, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүгә, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын намус белән үтәүгә ант текстын әйтергә тиеш.

2020 елның 11-13 сентябрендә узган сайлауларда республиканың хәзерге җитәкчесе өчен 1,9 млн сайлаучы, тавыш бирүчеләрнең 83,28% тавыш бирде. Яңа президент срогы Рөстәм Миңнеханов карьерасында өченче булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot