news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтен отставкага җибәрде

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Премьер-министры һәм аның урынбасарлары кандидатурасын раслаячак.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтен отставкага җибәрде
Владимир Васильев

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясенең 94 нче маддәсе нигезендә Татарстан Министрлар Кабинеты вәкаләтләрен туктату турындагы указга кул куйды.

«Яңа сайланган Татарстан Республикасы Президенты алдында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләрен туктатылган дип санарга. Татарстан Министрлар Кабинеты яңа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының составы формалашканчыга кадәр эшләвен дәвам итә», — дип билгеләп үтелде документ текстында.

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарларын билгеләү планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100