news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парламент комитетлары утырышында вице-премьерларга кандидатлар тәкъдим ителде

Депутатлар аларны хуплады, кандидатуралар Дәүләт Советының унөченче утырышында расланачак.

Парламент комитетлары утырышында вице-премьерларга кандидатлар тәкъдим ителде
Илнар Төхбәтов

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан парламентында Бюджет, салымнар һәм финанс, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, Законлылык һәм хокук тәртибе, Социаль сәясәт комитетларының уртак утырышында республика Премьер-министрлары вазифасына кандидатлар тәкъдим ителде.

Аларны депутатларга Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров игълан итте.

Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Ләйлә Фазлыева, Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министрлары  урынбасарлары вазифаларына тәкъдим ителде. 

Альберт Кәримов ТР вице-премьеры-сәнәгать һәм сәүдә министры, Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан вице-премьеры — икътисад министры вазифаларына кандидат. Тәкъдим ителгән кандидатураларны депутатлар хуплады. Алар 14 сәгатьтә башланачак Дәүләт Советы утырышында расланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100