news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әминов: Татарстан Президенты беркайчан да бер урында тормый, үзе артыннан алып бара

Бүген Рөстәм Миңнеханов Республика Президенты вазыйфасына керешәчәк.

Әминов: Татарстан Президенты беркайчан да бер урында тормый, үзе артыннан алып бара

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның җитди бурычлары булып республиканың икътисадын үстерү һәм глобальләштерү тора. Бу бурычларны ул үти ала. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Республика җитәкчесе инаугурациясендә «Татар-информ»га шул фикерен белдерде.

«Президент беркайчан да бер урында тормый, ул барысын да үзе артыннан алып бара», — диде Әминов

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Рөстәм Миңнехановның цифрлы икътисадны үстерерүгә һәм җәмәгать киңлекләрен булдыруга омтылуын билгеләп үтте.

«Милли телне, мәдәниятне һәм мәгарифне саклау, заманча мәгариф комплексларын үстерү һәм башка бик күп бурычлар Президент алдында тора», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кереште. Тантаналы церемонияне республика халкы «ТНВ» телеканалында һәм Интернетта онлайн карый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100