news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанлылар үсеш һәм үткәнгә сакчыл караш өчен тавыш бирделәр

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кереште.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанлылар үсеш һәм үткәнгә сакчыл караш өчен тавыш бирделәр

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты сайлауларында республика халкы Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде, чөнки ул үткәрә торган сәясәт ышанычлы динамик үсешне һәм үткәндәге казанышларга сак карашны үз эченә ала. Бу хакта инаугурациядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

«Күп партияле альтернатив нигездә, татарстанлыларның күпчелеге - 83 проценттан артыгы Президент итеп Рөстәм Нургалиевич Миңнехановны сайлады. Аның җитәкчелегендә тормышка ашырыла торган сәясәт өчен тавыш бирделәр, чөнки ул ышанычлы динамик үсешне һәм үткәндәге казанышларга сак карашны үз эченә ала. Халык Татарстанның хәзерге командасына, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына, „Бердәм Россия“ партиясе вәкилләренә югары ышаныч белдерде», — диде ул.

Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнеханов Президент булып торган ун елны иҗат декадасы дип атады.

«Безнең көннәрдә Татарстан — югары конкурентлыкка ия булган, халыкара аренада танылган, илдә лидерлар сафына керүче, киләчәккә омтылган территория», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100