news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бариев: Конституциягә кертелгән төзәтмәләр ярдәмендә беренче тапкыр яшьләр искә алына

Төзәтмә Төп законның Россия Федерациясе һәм аның субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләр турындагы 72нче маддәсенә кагылачак.

Бариев: Конституциягә кертелгән төзәтмәләр ярдәмендә беренче тапкыр яшьләр искә алына
архив/Султан Исхаков

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутаты Марат Бариевның яшьләр сәясәте турындагы төзәтмәсе Конституциягә төзәтмәләрнең ахыргы вариантында узды. Ул Татарстан депутатлары тарафыннан кертелгән бердәнбер кабул ителгән төзәтмә булды.

«Бу яшьләр мәнфәгатьләрен яклау һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә законнарны эшләү һәм кабул итү өчен нигез бирә. Иң мөһиме — бу Конституциягә таянып, яшьләр сәясәте турында әлегә кадәр булмаган Федераль законны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде Бариев.

Аның сүзләренчә, элек Конституциядә яшьләр дә, яшьләр сәясәте төшенчәләре дә юк иде. Яшьләр сәясәте турындагы Законны кабул итеп булмады, чөнки аның каршылыклары күп иде. Төзәтүләр нәтиҗәсендә күп кенә киртәләр җиңеләчәк.

Кертелгән төзәтмә Конституциянең Россия Федерациясенең һәм аның субъектларының уртак карамагына кагыла торган 72нче маддәсенә кагыла. Үзгәрешләр нигезендә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм тәрбия белән беррәттән, анда яшьләр сәясәте дә искә алыначак, дип өстәде парламентарий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100