news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа елга россиялеләр гыйнвар ае хезмәт хакын, пенсия һәм премияләр алачак

Дәүләт Думасында россиялеләргә Яңа елга барлык түләүләр турында сөйләделәр.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Ел ахырына кадәр россиялеләр пенсияләр, гыйнвар ае өчен хезмәт хакы, шулай ук 13нче хезмәт хакы, премияләр һәм пособиеләр алырга тиеш, дип сөйләде Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

«Барлык акчалата түләүләр бәйрәмнәр алдыннан башкарыла», — дип китерә парламентарий сүзләрен URA.RU. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

2022 елның гыйнвар ае өчен түләүләр 2021 нче елда бюджетка салынган, дип билгеләп үтте депутат.

Бессараб шулай ук күп кенә эш бирүчеләр һәм төбәкләр Яңа ел бүләкләре бирергә, күп балалы гаиләләргә һәм ветераннарга ярдәм күрсәтергә тырыша, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot