Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Торак йортлар янында тавышлы аудиорекламаны тыярга планлаштыралар
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары күп катлы йортлар янында тавыш рекламасы турындагы федераль закон проектын хуплады.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты торак йортлар янында тавыш көчәйткечләрне һәм тавышлы башка рекламаны тыярга вакыт җитте, дип саный. Тәкъдимне элегрәк Әстерхан өлкәсе Думасы керткән иде, ә Татарстан депутатларына аны комитет рәисе Лотфулла Шәфыйгуллин тәкъдим итте.
«Закон чыгару инициативасы күпфатирлы йортларда тавыш-техник җиһазлары кулланып эшләнгән тавыш рекламасын тыюны тәкъдим итә. Инициатива гражданнарның уңайлы мохиткә хокукларын яклауга юнәлдерелгән», - дип аңлатты Шәфыйгуллин.
Закон проекты авторлары реклама роликлары еш кына тавыш көчәйткечләр аша көне буе «әйләндерелә», дип искәртә. Шул ук вакытта тавыш дәрәҗәсе санитар нормалардан артмаса да, ул реклама тирә-юньдәге йортларда яшәүчеләрнең күңеленә тия.
ТР Дәүләт Советы депутатлары закон тәкъдимен хуплады. Алга таба үзгәрешләр «Реклама турында»гы федераль законга кагылырга мөмкин. Элегрәк Татарстанда Реклама турындагы законны барыннан да элек нинди ысуллар белән ешрак бозулары билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз