news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мөмкин булган хокук бозулар буенча тикшерү үткәрде

Ике очрак буенча да ачыклык кертелде.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Казанда сайлау участокларында мөмкин булган хокук бозулар буенча тикшерү үткәрде. Аларның берсендә сайлаучылар 46нчы участокта урнада шикле кәгазь өеме турында хәбәр итте.  

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сайлаучылар икешәр бюллетень ала — берсе РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда федераль округ буенча сәяси партияләр өчен тавыш бирергә, икенчесе — РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда бер мандатлы округ буенча кандидатлар өчен тавыш бирергә.

«Бюллетеньнәрнең һәркайсы 600 мм озынлыкта, кайбер сайлаучылар аны урнага төшерер алдыннан берничә тапкыр бөкли, шуңа бәйле рәвештә күзәтүченең тавыш бирү әрҗәсендә бюллетеньнар өеме бар дигән тәэсир калырга мөмкин», диелә ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.

59нчы участокта секретарьның сайлаучыга ул эшли торган Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе таләбе буенча участокта тавыш бирүе турында белешмә бирүе сәер тоелган.

Уздырылган оператив тикшерү күрсәткәнчә, 59нчы участок сәркатибе чыннан да сайлаучыга тавыш бирүне раслау турында кулдан язылган белешмә биргән. 59нчы сайлау участогы комиссиясе сәркатибе мәгълүматы буенча, сайлаучы аңа басым ясаган, тупас формада тавыш бирү турында раслап документ бирүне таләп иткән.

«Секретарь белән сайлаучыларга мондый белешмәләр бирүнең ярамавы турында аңлату әңгәмәсе үткәрелде. Өстәмә рәвештә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән хезмәткәрләрне тавыш бирергә мәҗбүр итү ярамаганлыгы турында аңлату эшләре үткәрелде», — диделәр РФ Үзәк сайлау комиссиясендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100