news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Әлдермеш авылында тавыш бирде

Депутат әлеге участокның сайлауларга «бик яхшы» әзер булуын билгеләп үтте.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Әлдермеш авылында тавыш бирде
«Биектау хәбәрләре»

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сайлау участоклары ачылуга тавыш бирде.

Парламентарий Биектау районының Әлдермеш авылында теркәлгән һәм шунда сайлауда катнашты. Бу турыда «Биектау хәбәрләре» яза.

Тавыш бирүдән соң Фәррахов сүзләренчә, коронавируска каршы иминлек чаралары үтәлә. Сайлау участогына кергәндә температураны үлчиләр, ручка, бер тапкыр кулланыла торган битлек һәм перчатка бирәләр. Теркәлү процедурасы тиз уза.

Депутат шулай ук участокның сайлауларга «бик яхшы» әзерләүләрен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100