news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Татарстанда тавыш бирү штатлы режимда уза

Бүген республикада 2 810 сайлау участогы ачылды.

Андрей Кондратьев: Татарстанда тавыш бирү штатлы режимда уза
Владимир Васильев

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашты. Ул республикада тавыш бирүнең штатлы режимда узуын билгеләп үтте.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Казанның 75нче гимназиясендә урнашкан сайлау участогында журналистларга шулай дип белдерде.

«Барысы да гадәти режимда уза. Мин дә, тавыш биргәч, сайлау участогыннан яхшы кәеф белән китәм», — диде Кондратьев.

Ул бүген берничә участокта булуын әйтте. «Мин Татарстанның актив рәвештә тавыш бирүен күрәм. Бу инде республика өчен традицион факт», — дип искәртте Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Ул участокларда дусларча атмосфера хөкем сөрүен билгеләп үтте.

«Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре иминлекне тәэмин итә. Мине мәрхәмәтле күзәтүчеләрнең күп булуы куандырды. Алар 14 меңнән артып китә, шул исәптән 3 меңе — республика Иҗтимагый палатасыннан», — дип сүзен төгәлләде Кондратьев.

Сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн (17, 18 һәм 19 сентябрь) дәвам итәчәк. Татарстанда шулай ук Азин һәм Студентлар округлары буенча алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар да уза. Моннан тыш, 17-19 сентябрьдә республикада җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар да үтәчәк.

Бүген Татарстанда 2 810 сайлау участогы ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100