news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Кешеләр өйдә тавыш бирү турында гаризалар яза

«Өйдә тавыш бирү формасы кешеләр өчен куркынычсыз, уңайлы. Халык үзен саклый», — диде ул.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев халыкның өйдә тавыш бирү турында гаризалар язуын әйтте.

«Былтыр өйдә тавыш бирү актив булды. Иртән сайлау участокларына шалтыраттык. Кешеләр сайлау участокларына өйдә сайларга теләве турында хәбәр итә, гаризалар яза. Андыйлар байтак. Өйдә тавыш бирү формасы кешеләр өчен куркынычсыз, уңайлы. Кешеләр үзен саклый. Кемдер үзизоляциядә. Димәк, пандемия беркая китмәгән», — диде Андрей Кондратьев.

Бүген Россиядә РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар башланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100