news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» әгъзаларына: Халык белән эшкә күбрәк игътибар итү кирәк

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре партиянең Казан бүлекчәсенең 33нче конференциясендә катнашты.

Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» әгъзаларына: Халык белән эшкә күбрәк игътибар итү кирәк
Владимир Васильев

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең Казан бүлеге әгъзаларын сайлаучыларның теләкләрен үтәүне озакка сузмаска чакырды. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Казан бүлекчәсенең 33нче конференциясендә әйтте.

«Озакка сузмыйча, программаны гамәлгә ашыра башларга кирәк булачак. Ярдәм итәргә вәгъдә иткән кешеләрнең өметләрен алдамас өчен, теләкләрне үтәүгә керешергә кирәк. Партиянең җирле бүлекчәләренә халык белән эшләүгә күбрәк игътибар итәргә кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы сайлау кампаниясе вакытында меңнән артык теләк һәм мөрәҗәгать керүен билгеләп үтте. 

«Без өч көнлек сайлау кампаниясе чорында җитди кыенлыклар күрмәдек. Республиканың уңышы — бердәмлектә, барлык дәрәҗәдәге хакимият белән килешеп эшләүдә. Муниципаль хакимиятләр бу сайлау кампаниясенә шактый җитди карады», — диде ул.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Казан, тулаем алганда, Россия буенча уңышлы үсеп килүче территория дип танылуын искәртте. «Шәһәр үзгәрә, күп объектлар төзелә. Моның нигезендә Казан халкының зур хезмәте, хакимиятнең кешеләрне берләштерә белүе, патриотизмга рухландыруы тора. Болар барысы да республикага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә алга барырга ярдәм итә», — диде ул.

Дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасына депутатлар сайлау кампаниясе турында «Бердәм Россия»нең Казан бүлеге секретаре, Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин сөйләде. Ул бердәм сайлау исемлеге буенча депутат мандатын партиядән 18 кеше алуын, «Бердәм Россия»дән бер мандатлы округларда 16 кеше җиңү яулавын әйтте. «Безнең бурыч — сайлаучыларның ышанычын аклау», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100