news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин туризмнан салымның бер өлешен җирле хакимияткә калдырырга тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында чыгыш ясады.

Мөхәммәтшин туризмнан салымның бер өлешен җирле хакимияткә калдырырга тәкъдим итте

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Россиядә туристлык бизнесыннан алынган акчаларның бер өлеше җирле бюджетларга эләксен өчен, салым законнарына төзәтмәләр кертергә кирәк. Бу муниципалитетларны урыннарда туристик инфраструктураны үстерергә стимуллаштыра ала. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында әнә шундый тәкъдим ясады.

«Минемчә, салым законнарына кагылырга туры киләчәк, чөнки алар ремонтлый, тәртипкә китерә торган туристик объектлар булган муниципалитетларның кызыксынуы юк. Бер туристның 27 сум кеременең 20 сумы федераль бюджетка китә, 7 сумы республика бюджетында кала, ә җирле бюджетка берни дә юк. Федераль закон әлегә мондый мөмкинлекне күздә тотмый», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе үз чыгышында Covid-19 пандемиясенә кадәр Татарстан туризм өлкәсеннән елына 8 млрд сум тирәсе салым һәм җыемнар алганлыгын искәртте. Әлеге суммадан 6 млрд сум федераль үзәккә киткән һәм 2 млрд сум республика бюджетында калган.

«Туризм - ул икътисад һәм кешеләрне эш белән тәэмин итү генә түгел, ә социомәдәни аралашу, танып-белү дә. Бу РФ субъектларының яңа партнерлык килешүләрен төзү өчен килә торган бизнесменнар алдында мөмкинлекләрен күрсәтү», - дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Мәскәүдә РФ Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышы узды, аны РФ Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Николай Федоров һәм РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая уздырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100