news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева коммерцияле булмаган оешмаларның роле турында төзәтмәнең әһәмиятен әйтте

Коммерцияле булмаган оешмаларның һәм волонтерлыкның әһәмиятен ныгыту — аларның эшен тану, чөнки пандемия чорында алар янә үз көчләрен һәм өлгергән булуларын күрсәтте.

Зилә Вәлиева коммерцияле булмаган оешмаларның роле турында төзәтмәнең әһәмиятен әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева коммерцияле булмаган оешмалар (НКО) турында Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәнең әһәмиятен аңлатты. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашканда әйтте.

«Мондый принципиаль әйберләр Конституциядә теркәлә, чөнки соңгы елларда гражданлык җәмгыятенең төрле институтлары үзләренең өлгергәнлеген күрсәтте, әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышуда, аларны хәл итүдә актив катнашты», — дип саный Зилә Вәлиева.

Россиялеләр коронавирус эпидемиясе башланганнан бирле коммерцияле булмаган оешмалар һәм волонтерлар ярдәмен аеруча нык тойды. Бу вакытта Россиядә «Ярдәм янәшә! Без бергә» акциясе кысаларында волонтерлар, пенсионерларга, риск төркеменә кергән кешеләргә азык-төлек һәм дарулар сатып алдылар һәм алып килделәр.

«Коронавирус пандемиясе чоры бу институцияләрнең ни дәрәҗәдә мобиль булуын, икенче көнне үк үз-үзләрен оештыра, терәк була алуларын күрсәтте», — дип сөйләде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, коммерцияле булмаган оешмалар үзләре катлаулы икътисади хәлдә калды, әмма алар башка кешеләргә ярдәмне дәвам итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100