news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вәлиева: Төп закондагы барлык социаль төзәтмәләр гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенең 72нче маддәсенә (анда гаилә, әтиләр һәм балаларны яклау хакында сүз бара) өстәмәләр дәүләт өчен боларның барысы да зур өстенлеккә ия икәнлеген раслый.

Вәлиева: Төп закондагы барлык социаль төзәтмәләр гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән
архив/Султан Исхаков

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). РФ Конституциясендәге социаль юнәлештәге төзәтмәләр, аларны кабул иткәннән соң, Россиядә гаиләне үстерүгә уңай йогынты ясаячак. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Барлык маддәләр дә, без шартлы рәвештә әйткәнчә, төзәтмәләрнең социаль пакеты, ул тулысынча диярлек гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Минем фикеремчә, кабул ителгәннән соң аларның барысы да гаилә иминлегендә уңай чагылыш табарга тиеш», - дип искәртте ул.

Вәлиева билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенең 72нче маддәсенә (анда гаилә, әтиләр һәм балаларны яклау хакында сүз бара) өстәмәләр дәүләт өчен боларның барысы да зур өстенлеккә ия икәнлеген раслый.

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агиев Конституциядәге гражданнар хезмәтенә хөрмәт белән карау турындагы төзәтмәне эшчеләрнең хезмәт хакын директорларның эш хакы дәрәҗәсенә күтәрү өчен яхшы стимул дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100