news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда Иранның атом-төш программасы буенча сөйләшүләр үтте

Иран атом-төш програмасыннан баш тартырга җыенмый. Чираттагы җыен 23 майда Багдатта булачак

(Истанбул, 17 апрель, "Татар-информ", Рушания Алтай). Атна ахырында бөтен дөнья илләренең күзе Истанбулга төбәлгән иде. Алмания һәм БМО Иминлек Шурасының даими биш әгъза иле - АКШ, Англия, Россия, Франция дәүләт вәкилләре Иранның атом-төш программасы буенча сөйләшүләр алып барды. Анда Россия Федерациясе вәкиле булып, РФ тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков катнашты.
Бу очрашуны яктыртыр өчен Истанбулга чит илләрдән күп санлы журналистлар килде. Ябык ишекләр артында 10 сәгатькә сузылган күрешүләрдән соң Ауропа Берлегенең тышкы мөнәсәбәтләр югары вәкиле Кэтрин Эштон матбугат әһелләренә очрашу нәтиҗәләре буенча мәгълүмат бирде. Ул күрешүләрнең файдалы булуына басым ясады. Ләкин кайбер мәсьәләләр өстендә тагын күрешеп сөйләшү кирәклеге ачыкланганын белдереп, чираттагы сөйләшүләрнең 23 майда Гыйрак башкаласы Багдатта булачагын хәбәр итте.
"Бүгенге сөйләшүләрнең нигезен атом-төш кораллануны чикләү килешүе (NPT) тәшкил итте. Иранның атом-төш программасын тынычлык һәм яхшы ният максатлы алып баруына хөрмәт белән карыйбыз. Ләкин фарсы иленең әлеге килешүдә урын алган маддәләргә тугры калачагына, җаваплылыгын җиренә җиткерәчәгенә гарантия бирүен телибез", - диде ул. Эштон әлеге җыелышта башлыча Иранның атом-төш программасы буенча алга таба нинди адымнар атылачагы, нинди процедуралардан соң конкрет тәкъдимнәр белән сөйләшүләр алып барылачагы турында сүз барганлыгын җиткерде. Шул ук вакытта эшчәнлекләрен нинди кысаларда дәвам итәчәкләрен, белгечләрнең нинди шартлар астында җыелачагын билгеләгәннәрен бәян итте.
Билгеле булганча, Атом-төш кораллануын чикләү килешүенчә (NPT) Иран атом-төш эшчәнлеге һәм атом маддәләре турында Халыкара атом энергиясе корылышына мәгълүмат җиткереп торырга тиеш. Шулай ук инспекторларның Иран атом корылышында тикшеренү алып баруларына рөхсәт бирүе кирәк.
Иран вәкиле, Милли Югары Иминлек Шурасы гомумсәркатибе Саид Җәлили журналистлар каршына чыкканда, фарсы делегациясе "Атом энергиясе - бөтен кеше өчен, атом коралы - беркем өчен дә түгел" язулы баннер ачты. Анда, язудан тыш, Иран географик картасы һәм үтерелгән иранлы галимнәрнең фотосурәтләре урын алуы игътибар җәлеп итте. Җәлили уран баету эшчәнлеген туктатуга уңай карамаганлыкларын белдерде. Аның атом технологиясен баетуга хезмәт иткәнлеген, бигрәк тә медицина һәм энергетика тармакларында кулланачакларын бәян итте. Аеруча, көнбатыш илләренең Ираннан гел таләптә булуларын гына, болар каршында нәрсә вәгъдә итәчәкләрен һаман ачыкламауларын телгә китерде. Сөйләшүләрдә кайбер мәсьәләләрдә килешенүгә барганлыкларын, кайберләрендә исә бәхәснең дәвам иткәнлегенә ишарә ясады. 23 майда Багдатта булачак җыенда ышаныч ныгыту чаралары мәсьәләләренә ныграк игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады. Ул: "Узган күрешүләр белән чагыштырганда, P5+1 илләре бу очрашуга уңай рух белән килгәннәр. Иң позитив атмосфералы сөйләшүләр бүген булды. Инде хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып барыр чак җитте," - диде. Иранның уран баету хокукына ия булуын белдереп, яхшы ниятле куллану өчен уранны 20 процент баетуга ихтыяҗлары булуына басым ясады. Аның чыгышаннан, Иранның Ауропа Берлеге тарафыннан алынган эмбарго карарын гамәлдән чыгартуына өметләнгәне аңлашыла.
Өстәп шуны да белгертү кирәк, 10 сәгатьлек очрашуда Саид Җәлили АКШ вәкиленең икәүдән-икәү күрешү теләген кире какты. Ул бары тик Россия Федерациясе делегациясе белән генә аулак сөйләшү алып барды. Матбугат әһелләре белән очрашуында моны кат-кат телгә китерде.
Өй хуҗасы булган Төркия үзе бу илләрнең җыелышына катнашамаса да, тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу җыен башлар алдыннан һәр илнең вәкиле белән аеры-аеры күрешеп, фикер алыш-бирешендә катнашты. Бу рәвешле, Төркия тышкы яктан тәэсир итеп, Иран атом-төш программасы мәсьәләсен хәл итүдә "кулайлаштыручы" ил ролен уйнарга тырыша кебек.
Вакыйганы искә төшереп, шуны да белгертеп үтү кирәк: моннан 10 ел элек фарсыларның яшерен рәвештә уран баету эшчәнлеге алып барганлыгы аңлашылган иде. Бу исә Иранда атом коралы ясалуында шик-шөһбәләрнең уянуына сәбәп булды. Әлеге вакыйгадан беренче нәүбәттә Израиль хафага төште. Ул Иранның атом программасын "Тынычлыкка куркыныч янаучы вәзгыять-" дип бәяләде һәм, белдерү таратып, халыкара җәмәгатьчелекне Иранга каршы санкцияләрне арттырырга чакырды. Хәтта Иранның атом корылмаларына һөҗүм итү белән янады. Бүген халыкара җәмәгатьчелек Иранның атом коралы ясамавына дәлилләр сорый. Тәһран үзенең атом программасының бары тик тынычлык вә яхшы ният максатларына гына хезмәт итүен белдерә. 2006 елда башлаган Иран атом-төш программасы белән бәйле сөйләшүләрнең соңгысы янә Истанбулда 2011 елның гыйнвар аенда үткән иде. 15 айдан соң яңадан Босфор буена җыелган илләр әле һаман мәсьәләгә төгәл чишелеш таба алмадылар кебек. Иран үз ниятендә карарлы күренә. Алтын уртаклыкка өмет 23 майга калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100