news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин РФ төбәкләренең иң популяр закон чыгару башлыклары рейтингында - икенче

Февраль аенда Татарстан парламенты башлыгының медиаиндексы ике тапкыр диярлек, искә алу 11,7 меңгә кадәр арткан.

Мөхәммәтшин РФ төбәкләренең иң популяр закон чыгару башлыклары рейтингында - икенче
Михаил Захаров

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат чараларында иң күп телгә алына торган төбәк парламентлары башлыклары рейтингында өченче баскычтан икенчегә күтәрелде. Февраль ае өчен медиарейтингны «Медиалогия» компаниясе экспертлары төзеде.

Массакүләм матбугат чаралары вәкилләре хәбәр иткәнчә, Президентның [Россия] матбугат секретаре Дмитрий Песков укытучыларның Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга биргән шикаятен “Пусть говорят“ программасына шәрехләгән. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республика Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары һәм яшьләр оешмалары лидерлары белән очрашуы барышында Конституциягә яшьләр сәясәте турындагы пунктны кертү тәкъдиме яңгырады», – дип аңлата тикшеренү авторлары Татарстан сәясәтчесенең популярлыгын.

Рейтингта беренче урынны Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыены Рәисе Вячеслав Макаров алган.

«Медиалогия» рейтингы 53 меңнән артык чыганакны үз эченә алган массакүләм мәгълүмат чаралары базасы анализында төзелгән, алар арасында – телевидение, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100