news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: «Туган телләрне саклау темасына без һәрвакыт әйләнеп кайтачакбыз»

Туган телләрне саклау һәм өйрәнү, федераль белем бирү стандартлары мәсьәләләре бүген дә фикер алышу өчен актуаль темалар булып кала, дип искәртте ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Иҗтимагый палатасы Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы тәмамлануга карамастан, туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге системалы эшне дәвам итәчәк. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Ул республикада 2021 елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен билгеләп үтте. Бу тема соңгы айларда ТР Иҗтимагый палатасының барлык чаралары аша кызыл җеп булып сузылды.

«Нәкъ менә безнең бинада Россия Иҗтимагый палатасының динара һәм милләтара мөнәсәбәтләр, мәдәният һәм мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссияләренең уртак утырышы булды. Безгә килгән экспертлар өч тематик түгәрәк өстәл үткәрде. Чөнки туган телләрне саклау һәм өйрәнү, федераль белем бирү стандартлары мәсьәләләре бүген дә фикер алышу өчен актуаль темалар булып кала. Безнең мәйданчык федераль үзәктән килгән коллегалар белән туган телләрнең киләчәге турында фикер алышырга мөмкинлек бирде», - дип билгеләп үтте Вәлиева.

Шуңа бәйле рәвештә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тәмамланса да бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип искәртте ул.

«Бу тема безнең өчен элеккечә үк өстенлекле темаларның берсе булып кала. Без аңа һәрвакыт мөрәҗәгать итәчәкбез», - диде Зилә Вәлиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100