news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Фәйзетдинов Татарстан Президенты Аппаратындагы вазифасыннан китте

Ленар Фәйзетдинов Татарстан Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсен 2019 елдан җитәкләде. Моңа кадәр ул «Теория Дарвина» коммуникация агентлыгын җитәкләгән иде.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Рөстәм Миңнеханов Ленар Фәйзетдиновны  Татарстан Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе вазифасыннан үзенең үтенече буенча азат итте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, Фәйзетдиновка Мәскәүдә икенче вазифа тәкъдим иткәннәр.

Хезмәтеннән китүе турында Ленар Фәйзетдинов Instagram социаль челтәрендәге үзенең битендә язган. Миңнеханов кул куйган указның нөсхәсе фотографиясен «Татарстан патриотларының акыллы һәм битараф булмаган командасында ике ел реактив тизлектә үтеп китте», — дип шәрехләгән Фәйзетдинов.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, якын көннәрдә Ленар Фәйзетдинов Россиянең мәгълүмати сәясәте белән бәйле федераль структураларның берсен җитәкләргә мөмкин.

Ленар Фәйзетдинов Татарстан Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсен 2019 елдан җитәкләде. Моңа кадәр ул «Теория Дарвина» коммуникация агентлыгын җитәкләгән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100