news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 17 сентябрьдән агитация тыелуын искә төшерде

Бүген 23 сәгать 59 минут 59 секундтан соң агитация чоры төгәлләнә. Шуннан соң телетапшыру оешмалары каналларында һәм вакытлы матбугат чараларында сайлау алды агитацияләрен уздыру тыела.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 17 сентябрьдән агитация тыелуын искә төшерде
Михаил Захаров

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 17 сентябрьдән агитация чараларының тыелуын хәбәр итә.

Сайлаулар алдыннан «тынлык көне» рәсми рәвештә бетерелде, ләкин сайлау турындагы законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, берничә көн барган сайлаулар вакытында агитацияне тыю тавыш бирүнең беренче көнендә 00:00 сәгатьтә, ягъни 2021 елның 17 сентябрендә үз көченә керә

Бүген 23 сәгать 59 минут 59 секундтан соң агитация чоры төгәлләнә. Әлеге вакыттан башлап телетапшыру оешмалары каналларында һәм вакытлы матбугат чараларында сайлау алды агитацияләрен уздыру тыела.

Сайлау белән бәйле иҗтимагый фикер сораштыру, башка төрле тикшеренү нәтиҗәләрен, сайлау нәтиҗәләре фаразларын бастыру 2021 елның 14 сентябреннән тыелды һәм әлеге тыю 2021 елның 19 сентябрендә 21:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.

17, 18, 19 сентябрь көннәрендә Татарстанда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар, Азино (Казан) һәм Студентлар (Түбән Кама) сайлау округларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, шулай ук республиканың 43 районында җирле үзидарә депутатларына өстәмә сайлаулар уза.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100