news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны яңа президент срогына сайлануы белән котлады

Республиканың хәзерге җитәкчесе өчен 1,9 млн сайлаучы тавыш бирде, бу 83,27 процент тавыш тәшкил итә.

Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны яңа президент срогына сайлануы белән котлады

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады. Анда ул аны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайлануы белән котлады.

«Күп еллар дәвамында республика халкы Сезгә төбәк алдында торган мөһим бурычларны хәл итүне ышанып тапшыра. Сайлауларда җиңү — сезнең Татарстанда абруегызны тагын бер раслады. Һөнәри осталык, тәҗрибә, тирән белем Сезгә киләчәктә дә төбәкнең икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгытырга, Татарстан һәм бөтен Россия хакына яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанам. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим», диелә телеграммада.

Элегрәк Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Президентын сайлау нәтиҗәләрен раслады. Анда Рөстәм Миңнеханов җиңде. Республиканың хәзерге җитәкчесе өчен 1,9 млн сайлаучы тавыш бирде, бу 83,27 процент тавыш тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100