news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Рөстәм Миңнехановны сайлау - Татарстанның киләчәк үсеше гарантиясе

Парламент башлыгы республикада сайлау кампаниясенең уңышлы узуын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин: Рөстәм Миңнехановны сайлау - Татарстанның киләчәк үсеше гарантиясе

(Казан, 16 сентябрь,«Татар-информ», Надежда Гордеева). Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты итеп сайлау - республика үсешенең билгеләнгән курсы гамәлгә ашырылачак дигән гарантия. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты президиумы утырышында белдерде.

ТР Дәүләт Советы рәисе сайлау кампаниясенең уңышлы узуын искәртте. Фәрит Мөхәммәтшин республикада сайлауларда тавыш бирү бик актив булуын, сайлауга килүчеләр саны югары булганлыгын әйтте. Ул шулай ук сайлау кампаниясенең культурасы да артты, дип өстәде.

«Шикаятьләр саны кимеде. Без күзәтүчеләр блогын киңәйттек, сайлау кампаниясе чорында һәм тавыш бирү көннәрендә блогерлар актив эшләде. Сайлау процессы нәтиҗәләренә йогынты ясый торган прецедентлар булмады. Мөгаен, авырлыклар булгандыр. Сайлау участоклары урнашкан мәктәпләрдә уку процессын туктатып булмый бит. Моннан тыш, коронавирус пандемиясе шартларында без укучыларны, сайлаучыларны яклауның барлык чараларын күрергә тиеш идек», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин сайлау кампаниясендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм «республика тормышында җаваплы чор башлана», - дип искәртте. «Без Татарстан Президентының 2021 елга бурычлар куйган юлламасын тыңлаячакбыз. Республика үсеш темпын югалтмасын өчен барлык мәсьәләләр дә Хөкүмәт, Президент администрациясе белән җентекләп эшләнсен дип, Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать итәрбез. Коронавирус чикләүләреннән соң икътисадны актив рәвештә торгызу, социаль мәсьәләләрне хәл итә башлау өчен дә», - дип тәмамлады ул.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 14нче утырышында республика парламентына еллык юллама белән 24 сентябрьдә чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100