news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлау комиссиясе: Конституциягә тавыш биргәндә балалар белән килмәскә киңәш итәбез

Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, тавыш бирү контактсыз булачак.

Сайлау комиссиясе: Конституциягә тавыш биргәндә балалар белән килмәскә киңәш итәбез
Михаил Захаров

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе татарстанлыларга балаларны РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүенең сайлау участогына алып бармаска киңәш итте. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Татарстанлыларның шундый традициясе бар: алар, гадәттә, гаиләләре белән тавыш бирергә килә. Әмма без балалар белән гомумроссия тавыш бирүенә килергә киңәш итмәс идек», — диде ул.

Аның сүзләренчә, коронавирус таралу ихтималы сәбәпле, тавыш бирү контактсыз булачак. «Үзәк сайлау комиссиясенең бурычы — тавыш бирүдә катнашучылар арасында элемтәләрне азайту. Мәсәлән, тавыш бирергә килгән кеше паспортын ачып күрсәтергә генә тиеш була», — дип аңлатып үтте Андрей Кондратьев.

«Моннан тыш, сайлау участокларында буфетлар эшләмәячәк, тавыш бирү тоткарлыксыз узачак. Тавыш бирүче үзе белән паспорт кына алырга тиеш була. Битлек, перчаткалар, антисептик һәм ручканы тавыш бирү урынында да алырга мөмкин», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100