news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләрнең асылын яшьләргә аңлатуны сорады

Владимир Путин Россия җәмгыятен демократизацияләүгә юнәлдерелгән кайбер зур үзгәрешләр тәкъдим итте, диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләрнең асылын яшьләргә аңлатуны сорады
Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлардан Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр буенча яшьләр арасында аңлату эшләре алып барырга сорады. Бу хакта бүген парламент башлыгы Covid-19 пандемиясе чорында татарстанлыларга ярдәм итүче активистлар белән очрашуда әйтте.

«Сездән, волонтерлардан халык белән эшләүне, тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең асылын яшьләргә аңлатуны сорар идем», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Хәзер Конституциянең 114 маддәсенә төзәтмә кертү турында фикер алышалар. «Бу илебез тарихында беренче тапкыр эшләнә», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

Ул Россия Президенты Владимир Путин вәкаләтләренең бер өлешен хакимиятнең вәкиллекле органнарына тапшырып, Россия җәмгыятен демократизацияләүгә юнәлдерелгән кайбер зур үзгәрешләр тәкъдим итте, дип өстәде.

«Иң мөһиме күпмилләтлелек, Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен һәм мәдәниятләрен саклау беркетелгән. Премьер-министрны билгеләгәндә, Россия Хөкүмәтен оештырганда фикер алышу өчен мөмкинлек булдырыла. Болар барысы да хәзерге шартларда безнең халыкны тагын да ныграк берләштерергә ярдәм итәчәк. Менә сез, волонтерлар, бәла килгәч берләштегез, без күпмилләтле Россиянең киләчәге, уңышлары хакына берләшербез», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Covid-19 пандемиясе аркасында килеп чыккан кризислы вазгыятьтән чыгу өчен РФ Хөкүмәте программа әзерләгән, аның буенча 5 трлн сум каралган. «Миллиардлаган акча аз керемлеләргә, бизнеска, халыкның башка категорияләренә ярдәм итү өчен сарыф ителә. Бу күп нәрсә турында сөйли», — диде ул.

Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү Татарстанда 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак. Төп законга төзәтмәләр кертүне Дәүләт Думасы депутатлары, төбәкләрнең Закон чыгару җыеннары һәм сенаторлар хуплады инде. Әмма алар бары тик тавыш биргәннән соң гына үз көченә керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100