Ульяновски өлкәсендә җирле үзидарә органнарына депутатлар һәм поселениеләр башлыкларын сайлау нәтиҗәләренең бер өлеше игълан ителде

Ульяновски өлкәсендә җирле үзидарә органнарына депутатлар һәм поселениеләр башлыкларын сайлау нәтиҗәләренең бер өлеше игълан ителде

(Ульяновски, 16 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсендә җирле үзидарә органнарына депутатлар һәм поселениеләр башлыкларын сайлау нәтиҗәләренең бер өлеше игълан ителде. Саф, диярлек, татар районы Иске Кулаткыда, әлбәттә инде, депутатлар булып татарлар гына сайланган. Ләкин алар 16 урынына 9 гына - 6 округ буенча, бер генә кандидат калу аркасында, сайлаулар июльнең 4ндә булачак. Район башлыгы да әлегә сайлана алмаган.

Өлкәнең башка районнарда сайланганы депутатлар арасында да татарлар байтак икән: барлыгы 230 депутат арасында 39ы – татарлар. Бу 16-17 процент чамасы. Мәсәлән, Павлов районында урман хуҗалыгы директоры Равил Нәүмәтуллин, җирле мохтәрият рәисе Шамил Абулталипов һәм Мансур Әхмәрев депутат мандатына лаек булдылар. Новоспасски районында күренекле эшмәкәр, мәчет салдыру эшләрен әйдәүче Кәрим Аделев, Иске Майна районында “Ульяновскгазстрой” ширкәте җитәкчесе Әсгать Галәветдинов һәм фермер Солтан Хәмитевкә сайлаучылар зур ышаныч белдергән. Шулай ук Чынлы районы Советында 3 милләттәшебез: Олег Мөхәммәтшин, Наил Гайниев һәм Илдус Хәмзин. Соңгы икесе районның Кәшә һәм Яңа Тимерчән исемле ике татар авылының хуҗалык кооперативлары җитәкчеләре.

Поселениеләр башлыклары арасында да милләттәшләребез юк түгел. Барыш районы Зөябаш поселениесендә Нургали Белоусов, Иске Майна районы Иске Кызылсуда Шәүкәт Исламов, Чынлы районының Кәшә авылында Наил Тәмаев, шул ук районның Чынлы авылында Рәис Сафин, күп еллар Николаев районының Зур Чиркле авыл советы рәисе булып эшләгән Айсә Йосыпов поселениеләрне җитәкләячәк.

Соңгысы турында берничә өстәмә сүз дә таләп ителә. 2850 кеше яшәгән Зур Чиркле авылы үзәге 920 кешеле рус авылы Никулинода билгеләнгән поселениегә кертелгән иде. Чиркле халкының ризасызлыгы аркасында, поселениенең үзәге Чиркледә булыр, дигән сүзләр йөри башлады. Әмма, барыбер, поселениенең исеме Никулинский кала. Чөнки, рәсми кәгазьләр шул исем белән канунлаштырылып, Мәскәүгә җибәрелгән.