Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт: Конституциягә төзәтмәләр Россияне социаль дәүләт буларак ныгытырга тиеш
Илнең төп законында гражданнарның социаль гарантияләргә һәм пенсияләрне индексацияләүгә хокуклары беркетелергә тиеш.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Конституциягә төзәтмәләр Россияне социаль дәүләт буларак ныгытырга тиеш. Сәясәт белгече, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Сәяси тикшеренүләр институты» коммерцияле булмаган партнерлыгы генераль директоры Сергей Марков «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.
«Төп законда пенсия системасының беркетелүе бик мөһим. Бу Россияне социаль дәүләт буларак ныгытырга тиеш. Шул ук вакытта, пенсиянең тупланма моделе системасы тәкъдим ителә», - диде Марков.
Аның әйтүенчә, төзәтмәләрдәге тагын бер мөһим әйбер – медицина хезмәтләре алуга хокукны дәүләткә беркетү.
«Минем фикеремчә, коронавируска бәйле әлеге вазгыять АКШ кебек илләр бара торган юлның тупикка илтүен күрсәтте. Бу – бик бай илләр, әмма алар иминият медицинасы системасын сайлады. Бу — АКШның ни өчен дөньякүләм эпидемия үзәкләренең берсенә әверелүендә бер фактор», - дип искәртте сәясәт белгече.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Дәүләт Советының Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплавы хакында хәбәр иткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз