news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы нәселле терлек үрчетү өчен субсидия алу тәртибен аңлатты

Нәселле терлек һәм балык үрчетү материалын сатып алу өчен аларның хакыннан 40 процент күләмендә, татар атлары өчен 60 процент күләмендә субсидия алып була.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы нәселле терлек үрчетү өчен субсидия алу тәртибен аңлатты

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм зур комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нәселле терлекне сатып алу һәм аны сатып алуга субсидия рәсмиләштерү турында аңлатты

Министрлык хәбәр иткәнчә, сатыла торган нәселле терлек — холмогор токымы, абердин-ангус, голштин, герефорд һәм лимузин токымлы терлекләр, атлар, сарыклар һәм дуңгызлар турында мәгълүматны квартал саен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш идарәсе сайтында яки 8(843)221-77-64 телефоны буенча белергә мөмкин.

Шулай ук биредә республиканың нәсел хуҗалыкларының исемлеге һәм аларның контактлары белән танышырга да була.

Нәселле терлек һәм балык үрчетү материалын сатып алу өчен аларның хакыннан 40 процент күләмендә субсидия каралган, әмма бу сумма таналар һәм атлар өчен 50 мең сумнан да артык була алмый, кәҗәләр өчен — 15 мең сумнан, сарыклар һәм дуңгызлар өчен 10 мең сумнан да артык була алмый.

Тулырак мәгълүматны шулай ук Терлекчелектә нәсел эше буенча идарә сайтында яки 8(843)221-77-60, 8-800-444-16-70 телефоннары аша алырга мөмкин.

Татар токымлы атлар өчен субсидия артыграк күләмдә — 60 процент каралган. Дәүләт ярдәме алу өчен булган терлекләрнең баш санын саклап калу мөһим шарт булып тора, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100