news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медиаменеджер Байтасов Казахстан хакында: Төп тәҗрибә — реформаларны вакытында үткәрү

Арманжан Байтасов — Казахстан эшмәкәре һәм медиаменеджеры, MuzzOne һәм ТОО United Media Group музыка телеканалы хуҗасы.

Медиаменеджер Байтасов Казахстан хакында: Төп тәҗрибә — реформаларны вакытында үткәрү
https://tatarstan24.tv

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Казахстан медиаменеджеры һәм эшмәкәр Арманжан Байтасов Казахстанда күптән түгел булган фаҗигале вакыйгалардан төп нәтиҗә — хакимият реформаларны вакытында үткәрергә тиеш, дип саный.

«Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз әңгәмә» тапшыруында ул шундый фикерен әйтте.

Байтасов Казахстанда эчке сәяси кризисның тыныч протестлардан башлануын билгеләп үтте. Ул вакыйгаларның мондый үсешенә китергән проблемалар турында: «Болар барысы да мәгълүмат җитмәүдән килеп чыга, җәмгыятьтә үзара элемтә, гаделлек системасы бозылган. Эш газ бәясендә генә түгел, болар барысы да күптән җыелып килде», — дип сөйләде.

Шул ук вакытта, эшмәкәр фикеренчә, протестларның һәм массакүләм тәртипсезлекләрнең сәбәбен Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев һәм дәүләтнең гамәлдәге башлыгы Касым-Жомарт Токаев төркемнәре арасындагы каршылыклар белән бәйләргә ярамый (хәзерге вакытта әлеге фикер төрле аналитиклар тарафыннан еш әйтелә).

«Нәселләр арасында нинди дә булса махсус каршылыклар булганлыгына ышанмыйм. Гыйнвар вакыйгаларына кадәр Токаев һәм Назарбаев бер командада иде», — дип аңлатты Татарстан телеканалының әңгәмәдәше.

Байтасов сүзләренә караганда, Казахстан халкы җитди сәяси һәм икътисади үзгәрешләргә өметләнә. «Иң төп тәҗрибә — шушындый хәлләргә җиткермичә, реформаларны вакытында үткәрергә. Савытның капкачы боргычы белән бергә оча алырдай хәлгә җиткермәскә, мондый энергия чыкканда берәүгә дә яхшы булмас», — дип саный эшмәкәр.

«Хәзер бездә һәлак булучылар, җирләү эшләре бик күп, бу коточкыч. Иминлекне һәм тынычлыкны саклагыз. Тынычлыкта куркынычны уятмагыз. Бу хакимияткә һәм сәяси элиталарга юллама», — дип нәтиҗә ясады Арманжан Байтасов.

Арманжан Байтасов — Казахстан эшмәкәре һәм медиаменеджеры, MuzzOne һәм ТОО United Media Group музыка телеканалы хуҗасы. Соңгысын лицензия белән Forbes Kazakhstan журналы чыгара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100