news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Ил җитәкчелеге билгеләячәк Хөкүмәт белән эшләячәкбез

Татарстан Президенты Дмитрий Медведевның РФ Хөкүмәтен отставкага җибәрү турындагы карарын шәрехләде.

Рөстәм Миңнеханов: Ил җитәкчелеге билгеләячәк Хөкүмәт белән эшләячәкбез
архив/Михаил Захаров

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте ил, төбәк халкы мәнфәгатьләрендә эшләде. Отставкага китү турындагы карар җәмгыятьтә хакимиятне яңартуны көтү аркасында кабул ителергә мөмкин. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев карарын шәрехләп әйтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без ил җитәкчелеге билгеләячәк Хөкүмәт белән эшләячәкбез. Әгәр Дмитрий Анатольевич әлеге вазифада эшен төгәлли икән, аңа бик зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Ул ярдәм итүдән беркайчан да баш тартмады, аның аңлашылмаучанлыклар да булмады», — диде ул.

ТР Президенты сүзләренчә, бу карар җәмгыятьнең хакимият яңартылуын көтүе белән бәйле. «Әгәр бу карар кабул ителгән икән, ул кирәк — кешеләр нинди дә булса яңарту көтә. Гомумән, Хөкүмәт һәрвакыт ил мәнфәгатьләрендә, төбәкләр мәнфәгатьләрендә эшләде дип саныйм», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия хөкүмәтенең отставкага китүе турында белдерде. Бу хакта ул Владимир Путинның Россия Министрлар Кабинеты белән Россия Федерациясе Президентының ил парламентына еллык юлламасы нәтиҗәләре буенча очрашуында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100