news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Мишустинны Премьер-министр итеп билгеләү турындагы указга кул куйды

Документ кул куелган көннән үз көченә керә.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия президенты Владимир Путин Премьер-министр итеп Михаил Мишустинны билгеләү турындагы указга кул куйды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Документ кул куелган көннән үз көченә керә.

Бүген Дәүләт Думасы Мишустинны Хөкүмәт рәисе вазифасында раслады, ачык тавыш бирүдә аның кандидатурасын 383 депутат хуплады, каршы чыгучы булмады, 41 депутат битараф булды.


news_right_1
news_right_2
news_bot