Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Конституциягә төзәтмәләр буенча бөтенроссия тавыш бирүне 1 майга кадәр үткәрәчәкләр
Хәзер тавыш бирүне үткәрү тәртибе эшләнә.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Конституциясенә Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән төзәтмәләр буенча бөтенроссия тавыш бирүне 1 майга кадәр уздырырга планлаштыралар. Бу хакта Федерация Советындагы чыганакка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«1 майга кадәр Конституциягә төзәтмәләр кертүгә кагылышлы закон проектлары буенча бөтенроссия ирекле тавыш бирү узачак, тавыш бирү ял көннәренең берсендә була», — дип сөйләде чыганак. Аның сүзләренчә, хәзер тавыш бирүне үткәрү тәртибе эшләнә.
Киләсе сишәмбе, 21 гыйнварда, Федерация Советы Президент Юлламасының нигезләмәләрен тормышка ашыру планын раслаячак. Төзәтмәләр буенча закон проектларын Дәүләт Думасына 2020 елның февраль яки март айларында кертәчәкләр.
Элегрәк «Татар-информ» ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керүен хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз