news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида Үзбәкстан парламенты составы өчен 14 кеше вакытыннан алда тавыш бирде

Менделеевскида алдан тавыш бирү процедурасын Үзбәкстан Республикасының Россиядәге илчелеге вәкилләре үткәрде.

Менделеевскида Үзбәкстан парламенты составы өчен 14 кеше вакытыннан алда тавыш бирде
mendeleevskyi.ru

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 22 декабрьдә Үзбәкстан Республикасында Олы Мәҗлеснең закон чыгару палатасына сайлаулар узачак. Бу мөһим вакыйгадан башка җирдә яшәүче гражданнар да читтә калмый. С.Гассар исемендәге Мәдәният йортында оештырылган сайлау участогында Үзбәкстан парламенты составы өчен вакытыннан алда 14 кеше тавыш бирде. Бу хакта «Менделеевск» мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Рафаэль Гыйззәтуллин Менделеевскида сайлау участогы эшләвенә сөенде. Һәр тавышның мөһим булуын аңлап, шуның өчен ул ватандашлары белән Казанга барырга теләгән иде. Менделеевскида 12 ел инде пешекче булып эшли.

Тавыш бирүдә катнашкан тагын бер Үзбәкстан хатын-кызы Менделеевскига күптән түгел күченгән. Хәзер ул пенсиядә, балалары биредә яши, аларга бик ошый.

«Бүген гражданлык бурычын үтәргә килдем. Ватаныбызда туганнар күп калды, үз тавышым белән аларга ярдәм итәрмен дип уйлыйм», – диде сайлаучы.

Менделеевскида алдан тавыш бирү процедурасын Үзбәкстан Республикасының Россиядәге илчелеге вәкилләре үткәрде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100