news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә законсыз чүплек урыннары юк ителә

Бүгенге көндә Саба һәм Түбән Кама районнарында экологияне яхшырту чаралары күрелә.

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә законсыз чүплек урыннары юк ителә
архив tatar-inform

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Экология» илкүләм проектын һәм «Чиста ил» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында, Саба районында нефть калдыклары белән пычранган җирләр чистартыла.

Шәмәрдән авылы янында 12,6 мең квадрат метр мәйданда үткәрелгән бу эшләр инде төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә территориянең 95 проценты уңдырышлы туфрак катламы белән капланган. Пычранган җирләрне рекультивацияләү эшләренә, проект буенча, 76,6 миллион сум акча бүленгән. Бу җирләктә яшәүче 6 мең кеше экологиянең яхшырганын сизәчәк.

Шулай ук, илкүләм проект һәм федераль проект нигезендә, Түбән Кама районы Прости авылы янында да законсыз чүплек җирләре рекультивацияләнә. Экологиянең чистаруы җирлектәге 240 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртачак.

Чүплек урыны 35 мең гектарны били, киләсе елга кадәр биредә агачлар утыртылачак, якындагы елга да чистартылачак. Бөтен эшләргә 740 миллион сумга якын акча тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100