news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановның көзге сайлауда җиңүен раслады

Республика җитәкчесе өчен 1,9 миллионнан артык татарстанлы тавыш бирде, ул сайлаучыларның 83,27 процент тавышын җыйды.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановның көзге сайлауда җиңүен раслады
Владимир Васильев

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ТР Президентын сайлау нәтиҗәләрен раслау турында карар кабул итте. Анда Рөстәм Миңнеханов җиңде. Карар ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде.

«Без бүген ТР Президентын сайлауны үткән һәм дөрес дип тану турында карар кабул итәбез, Татарстан Республикасы Президенты вазифасына Рөстәм Нургали улы Миңнехановны сайланган дип санарга», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова.

Ул искәрткәнчә, Рөстәм Миңнеханов өчен 1,9 миллионнан артык татарстанлы тавыш биргән, тулаем алганда, ул сайлаучыларның 83,27 процент тавышын җыйган.

Шулай ук Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Олег Морозовның Түбән Кама округы буенча РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда җиңүен раслады һәм Алабуга округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар булды, анда Тимур Шаһивәлиев җиңде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100