Россия Герое Рәис Мостафин вафат булу сәбәпле, Оренбург татарлары кайгы уртаклаша

«Китәләр, китәләр арабыздан иң-иңнәре… ышанып булмый», диелә кайгынамәдә.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Оренбургта яшәүче Россия Герое Рәис Мостафин 13 июль көнне озакка сузылган авырудан соң вафат булды. 23 октябрьдә аңа әле кырык яшь кенә тулган булыр иде. Оренбур татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Хөсәен Ямашев исемендәге милли китапханә коллективы, «Яңа Вакыт» редакциясе мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Күрсәткән батырлыгы өчен, Россия президенты указы белән 2000 елның 11 июлендә Рәис Мостафинга Герой России исеме бирелә һәм «Алтын йолдыз» ордены тапшырыла. Демобилизациядән соң ул Оренбургка кайтып гаилә корып яши, кыз һәм ул үстерә. Ветеранннар җәмгыяте эшләрендә актив катнаша, «кайнар нокталардан» кайткан солдатлар белән эш алып бара.

«Тик кызганычка каршы гомере иртә өзелә. Батыр якташыбызның әнисе, туганнары, хатыны, балаларының авыр кайгысын уртаклашабыз, аның якты рухы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», — дип яза Оренбург татарлары.

Рәис Мостафин 1980 елның 23 октябрендә Переволот районының Алмалы авылында туа. Туган авылында тугыз классны тәмамлагач, күрше Кичкасс поселыгында училищеда укып, тракторист һөнәрен ала. 1998 елда армияга алына. Нальчик шәһәрендә урнашкан Төньяк-Кавказ округында хезмәт итә. 2000 елның 15 гыйнварыннан 31 маена кадәр икенче Чечен сугышында катнаша.

Төньяк-Кавказ округы гаскәрләренең махсус билгеләнештәге бригадасында пулеметчик була. Грозныйны штурмлауда катнаша. 2000 елның 27 гыйнварында мәктәп бинасын яулаганда Рәис чын батырлык күрсәтә. Бинаның уң як өлешен дошман кулга ала. Рәиснең өч дустын пленга алалар, ул аларны коткарырга тырышып ут ача. Пулеметы туктап калгач, үзен пленга алалар.

«Дошман допрос алганда, кесәмдә граната капшап таптым, аның турында бөтенләй онытканмын икән. Берничә секунд эчендә баштан кырык төрле уй үтте: шартласам шартлыйм, аның каравы күпме дошманны юк итәм. Чекасын тартып алып гранатаны өскә ыргыттым, дошман каушап калган арада икенче бүлмәгә йөгердем. Идән астындагы туннельга кереп качтым. Арттан атыш, шартлау. Үзебезнекеләр янына барып чыкканда, берсе дә ышана алмады, алар мине күптән үлгән дип белгән», — дип искә алган Рәис үзе.