news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли сәясәт буенча дәүләт программасы чаралары онлайннан офлайн форматка күчә бара

«Татарстан Республикасында 2014-2023 елларда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында билгеләнгән быелгы чаралар буенча беренчел нәтиҗәләр ясалды.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли сәясәт буенча дәүләт программасы кысаларында үткәрелгән мәдәни чараларда катнашучылар арта. Алар әкренләп офлайн-форматка күчә бара.

«Без әкренләп гадәти режимга кайта башладык — офлайн чаралар үтә. Ләкин онлайн чаралар белән дә кызыксыну бар. Без бу юнәлештә эшебезне дәвам итәбез», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча ведомоствоара эшче төркем утырышында.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган утырышта «Татарстан Республикасында 2014-2023 елларда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында билгеләнгән чаралар буенча беренчел нәтиҗәләр күзәтелде.

«Барлыгы 58,5 млн сумга 77 масштаблы чара уздыру каралган. Хәзерге вакытта дәүләт программасы буенча билгеләнгән финансларның 11,1 млн сумы тотылган, бу гомуми финанслар күләменең 19 процентын тәшкил итә», — дип санап үтте Дамир Натфуллин.

Әлеге акчаларга Мәдәният министрлыгы үткәргән чаралардан «Масленица» (13 март), «Нәүрүз» (21 март) һәм «Каравон» (22 май) аеруча зур игътибарны җәлеп иткән. Министр урынбасары төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивален, Татарстанда Якутия көннәрен, Россиянең кече шәһәрләре театр фестивален искә алды.

26 апрельдә Туган тел көне, 6 июньдә Рус теле көнен үткәрү өчен, «Масленица» үткәрүгә, «Татарстан Республикасында Рус традицион мәдәнияте» проектын тормышка ашыруга, «Звонкая капель — Моңлы тамчы» балаларның фольклор коллективлары республика фестивале федераль акчалар катнашында уздырылган.

Дәүләт программасы кысаларында Туган тел укытучыларының бөтенроссия конкурсы, Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиала, Туган тел мәктәпләре укучылары өчен рус теле буенча халыкара олимпиада үткәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100