Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Конституциягә төзәтмәләргә карата әйтелгән тәнкыйтькә мөнәсәбәтен белдерде
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, Төп законга төзәтмәләр нигезендә Президент үз вәкаләтләренең бер өлешен өстеннән төшерә.
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләргә карата әйтелгән тәнкыйть сүзләренә җавап бирде, алар диктатура һәм олигархлар идарәсенә китерәчәк дигән фикер белән килешмәвен әйтте. Ул «Россия 1» телеканалындагы «Москва. Кремль. Путин» программасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Киресенчә. Президент үз вәкаләтләренең бер өлешен өстеннән төшерә. Әгәр бүген Президент Дәүләт Думасы ризалыгы белән Хөкүмәт Рәисен үзе расласа, соңыннан ил парламенты ризалыгыннан башка министрларны билгеләсә, хәзер вазгыять тамырдан үзгәрә – Хөкүмәт Рәисе (бу шулай ук министрларга да кагыла) буенча хәлиткеч карарны парламент үзе кабул итәчәк. Президентның исә тәкъдим ителгән вариантта аларны кире кагарга хакы юк», - дип искәртте дәүләт башлыгы.
Моннан тыш, «өлгереп җиткән, әмма Төп законда исәпкә алынмаган» башка әйберләр дә хәзер үз урынын таба алачак, диде Путин.
«Татар-информ» агентлыгы Президентның россиялеләрне 1 июльдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча активрак тавыш бирергә чакыруы хакында хәбәр иткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз