420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов ). Россия Конституциясенә төзәтмәләр татар халкының мәдәниятен саклап калырга ярдәм итәчәк һәм аны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак. «Татар-информ» корреспонденты белән әңгәмәдә язучы, шагыйрь Разил Вәлиев шундый фикер белдерде.
«Хәзерге законнар милли мәдәниятне үстерү мөмкинлеге бирми, киресенчә, телләрне, милли мәктәпләр саны, укыту күләме кими. Мин бу төзәтмәләрнең киләчәктә шуны үзгәртәчәк законнар нигезендә тулы күләмдә гамәлгә ашырылуын теләр идем», - диде әңгәмәдәш.
Ул төзәтмәләр тулаем мәдәният үсеше өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак, дип өстәде ул.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Дәүләт Советының Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплавын хәбәр иткән иде.