news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр кертеләчәк

Республика законнарында Россия Федерациясе Конституциясенең өстенлеге турындагы норма күрсәтеләчәк.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Башкортстанда республика Конституциясенә һәм законнарына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү белән махсус комиссия шөгыльләнә. Якын арада узачак утырышта Дәүләт Җыены яңартылган Конституциянең нигезләмәсен хокукый әйләнешкә кертә торган чираттагы закон проектын караячак

Республика законнарында Россия Федерациясе Конституциясенең өстенлеге турындагы норма күрсәтеләчәк. Бу норма исә илнең төп документына каршы килгән халыкара килешүләр нигезләмәләренә кагыла, дип хәбәр итә «Башинформ».

«2020 елның җәендә гомумроссия тавыш бирүләре уздырганнан соң Россия Конституциясе илебезнең дәүләт суверенитетын ныгытуга һәм гражданнарның социаль якланганлыгын көчәйтүгә юнәлдерелгән җитди үзгәрешләр кичерде. Хәзер Россия хокукының бөтен системасы яңартылган Төп законга туры китерелә. Россия төбәкләре шулай ук бу эшне алып бара», — диде Дәүләт Җыены Рәисе Константин Толкачев.

 Константин Толкачев фикеренчә, халыкара оешмалар карарларына Конституциянең баш булуын билгеләү — илебезнең Төп законына гомумхалык карары белән кертелгән төп нигезләмәләрнең берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100