news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Юлламасын Мәскәүдә тыңлаячак

Татарстан Президенты бүген Мәскәүгә эш сәфәренә бара.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Юлламасын Мәскәүдә тыңлаячак
tatarstan.ru

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы белән чыгышын Мәскәүдә тыңлый. Чара көндезге уникедә «Манеж» күргәзмәләр залында була. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юллама тантанасына 1,3 мең кеше килә. Алар арасында Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре була.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «КАМАЗ» йөк машиналары җитештерә торган заводның беренче директоры Лев Васильев белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100