news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 2024 елда Россия Президенты вазифасына кабат сайланачагын әлегә хәл итмәгән

Россия Президенты әлеге пробема хакында фикер алышуның тотрыклылыкны какшатуын әйтте.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгы вазифасына кабат сайланачагын әлегә хәл итмәгән. Ул CNBC (Америка) телеканалы алып баручысы Хедли Гэмблга кичә узган «Россия энергетика атналыгы» форумының пленар утырышы төгәлләнгәннән соң биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрче Путиннан үзенең эшен дәвам иттерәчәк кеше хакында ни уйлавы һәм 84 яшькә кадәр (ягъни 2036 елга хәтле — Т-и иск.) дәүләт башлыгы булып калырга теләге бармы-юкмы икәнлеге турында сорады.

«Мин мондый сорауларга җавап бирмим, бу минем традицион җавап. Алдагы сайауларга кадәр әле шактый вакыт бар», — диде Россия лидеры.

Шул ук вакытта, Владимир Путин әлеге пробема хакында фикер алышуның тотрыклылыкны какшатуын әйтте. «Әлеге темага сөйләшүләр вазгыятьне какшата. Бөтен хакимият органнары, барлык дәүләт структуралары да ышнанычлы рәвештә эшләсен, киләчәккә тыныч карасын өчен вазгыять тотрыклы булырга тиеш», — дип аңлатты сәясәтче үз позициясен.

«Әйе, Конституция миңа моны эшләргә, алдагы срокка кабат сайланырга мөмкинлек бирә, әмма бу уңайдан әлегә бернинди карар да кабул ителмәгән», — дип сүзен төгәлләде РФ Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100