news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталы күләме үзгәрәчәк

Россия Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда 2022 елдан ана капиталын фараз буенча түгел, ә факттагы инфляция буенча индексацияләүгә күчәргә тәкъдим итте.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). 2022 елга ана капиталын индексацияләү факттагы инфляцияне исәпкә алып яңадан каралачак. Бу хакта РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

РФ Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда 2022 елдан ана капиталын фараз буенча түгел, ә факттагы инфляция буенча индексацияләүгә күчәргә тәкъдим итте.

«Президент кушуы буенча без аны яңадан караячакбыз, әмма киләчәктә бюджет турындагы законга төзәтмәләр кертү өчен, ана капиталы турында база законында үзгәрешләр таләп ителә», - дип сөйләде журналистларга Евразия хатын-кызлар форумы кулуарларында министр.

Котяков мондый эшне кыска вакыт эчендә башкарып булачак, дигән ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100