news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Куртов: Миңнехановның сайлауда җиңү күрсәткече аның халыкка кирәклеген күрсәтә

Ул Татарстан Президентын сайлаучыларның күпчелеге аның өчен тавыш бирүе белән тәбрикләде.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сайлауда җиңүе республика халкының аңа ышанычын күрсәтә. Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов Бердәм мәгълүмат үзәгендә онлайн элемтә аша шулай дип белдерде.

Ул Татарстан Президентын сайлаучыларның күпчелеге аның өчен тавыш бирүе белән тәбрикләде. «Миңнехановны зур җиңү белән котлап буладыр. Аның өчен 83 процент кеше тавыш биргән. Бу бик яхшы күрсәткеч. Ул аның халыкка кирәклеген, файдасын, аңа ышанычны күрсәтә», — диде эксперт.

«Татарстан — кызыклы, милли, яхшы идарәле, бай территория. Күп партиялелек киң куелган», — диде.

Алексей Куртов Быел халыкның сайлауга килү күрсәткече югары булуын билгеләп узды. «Ковид белән бәйле пандемия аркасында икътисади хәвефлек зур иде. Исән калырбызмы, бизнесны саклап калырбызмы икән дигән хафаланулар булды. Безнең ил моннан гаять ышанычлы чыкты. Моны хакимият казанышы дип әйтергә була», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100