Эксперт: Сайлауда дорфалык булмасын өчен сәяси культура тәрбияләү кирәк

Алексей Куртов бу проблема бөтен ил өчен хас булганын әйтте.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сайлау процессларында дорфалык булмасын өчен сәяси культура тәрбияләү мөһим. Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов Бердәм мәгълүмат үзәгендә видеоэлемтә аша шул хакта әйтте.

«Быел, башка еллар белән чагыштырганда, сайлау кампаниясе барышы турында кызыксынганда, никтер дорфалыкка күчеш күзәтелде. Бу күп урында сизелде, Татарстанда гына түгел. Бүген Элла Памфилова белән дә сөйләштек. Ул да урыннардан андый сигналлар күп булганын билгеләп узды», — диде Куртов. 

«Сәяси культура тәрбияләү — әлегә шушы ситуацияләрне тигезләштерүнең бердәнбер ысулы», — диде эксперт. Аның сүзләренчә, сайлау нәтиҗәләре белән канәгатьсезлек, ризасызлык сайлау өч көн дәвамында узу белән дә бәйле.

Бүген әлеге проблеманы Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев та күтәргән иде.