news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт Алексей Куртов: Электрон тавыш бирү барыбер киләчәк

«Электрон сайлаудан баш тартуның мәгънәсе юктыр», — диде Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты.

Эксперт Алексей Куртов: Электрон тавыш бирү барыбер киләчәк
Владимир Васильев

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Электрон тавыш бирү безгә барыбер киләчәк. Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов Бердәм мәгълүмат үзәгендә видеоэлемтә аша шул хакта сөйләде.

«Әлегә тавыш бирү системасын үстерүнең башка альтернативасы юк. Ул безгә барыбер киләчәк. Без аны барыбер Бөекбритания, Эстония кебек үк өйрәнербез, хаталар аша да узарбыз. Аны өйрәнү кирәк, бу заманча, уңайлы», — диде Алексей Куртов. 

Аның фикеренчә, өч көнлек тавыш бирү кыен. «Партияләргә, күзәтүчеләргә, сайлау комиссияләренә, оештыручыларга кыен. Электрон сайлау уңайлы, гади булачак. Гадәттә, мондый системада 100 проценттан 95-97 процент кеше тавыш бирә. Электрон тавыш бирүдән баш тартуның мәгънәсе юктыр», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100