news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар Сабированы Иҗтимагый палата әгъзалыгына кандидат итеп күрсәтүне хуплады

Республика парламенты уңай карар кабул иткән очракта, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы булачак.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Депутатлар «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабированы ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидат сыйфатында күрсәтүне хуплады. Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында шул хакта карар кабул ителде.

«Дәүләт Советы каравына «Гражданлык инициативаларына ярдәм күрсәтү үзәге» төбәк иҗтимагый фондыннан «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабированы ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп раслау үтенече белән материаллар килде», - дип белдерде парламент комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров.

Сабирова вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган Илдар Суфияров урынына республика Иҗтимагый палатасы әгъзасы булырга мөмкин. «Ул шулай ук Дәүләт Советыннан да тәкъдим ителде. Әмма ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына эшкә күчүенә бәйле рәвештә хәзер Суфияров Иҗтимагый палата әгъзасы түгел», - дип искәртте Чубаров.

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире сүзләренчә, ул мәдәният комиссиясе составына керергә тели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100