news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында пенсионерлар өчен яңа пособие кертергә тәкъдим иттеләр

Пенсия яшенә җиткән затлар өчен шәхси саклану чаралары алуга ел саен 10 мең сум акча бирелергә мөмкин.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев пенсионерлар өчен шәхси саклану чаралары алу максатыннан ел саен бирелә торган пособие кертергә тәкъдим итте. Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә язылган хатның күчермәсе RT карамагында бар.

Covid-19 пандемиясе елдан артык дәвам иткән катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә шәхси саклану һәм профилактика чараларын куллануның мөһимлеген күрсәтте, дип искәрткән закон чыгаручы үзенең мөрәҗәгатендә.

Әлеге чаралар белән тәэмин итү пенсия яшендәге гражданнар өчен актуаль. Алар, бер яктан, сезонлы йогышлы авырулар вакытында аеруча зәгыйфьләнә һәм авыр нәтиҗәләргә дучар булырга мөмкин, икенче яктан, шәхси саклану чараларын даими сатып алуда финанс ягыннан кыенлыклар кичерүләре бик ихтимал.

«Шуңа бәйле рәвештә, көзге авыр эпидемиологик сезон алдыннан пенсия яшенә җиткән затлар өчен шәхси саклану чаралары алуга 10 мең сум күләмендә ел саен биреләчәк түләү кертүнең максатка ярашлы булуын бәяләвегезне сорыйм», — диелә мөрәҗәгать текстында.

Закон чыгаручы, явыз ният белән куллануга юл куймас өчен, әлеге пособие исемле сертификат ярдәмендә яисә әлеге акчалар бары тик билгеләнгән максатларга гына сарыф ителергә мөмкинлек бирә торган башка механизм ярдәмендә бирелергә мөмкин, дип өстәде.

Элегрәк Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путин белән узган киңәшмә барышында Россия төбәкләрендә битлек режимын үтәүне контрольдә тотуга бәя биргән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100